ҺИ’ЧКАЙЧАН а. Һичбер вакытта, беркайчан, бервакытта да; бернинди шартларда да. Җәнҗаллы өй һичкайчан да җитенке була алмый. М.Хәсәнов. Шушы назлы-үтенечле караш Сезгә генә булсын дисәгез, Сөйгән ярыгызны һичкайчан да Ялгызлыкка дучар итмәгез! И.Сабиров. // Мәңге. Бөек иҗат һичкайчан югалмый. Г.Кутуй. Синең бары җырлап бу дөньядан Китеп барган көнең, Тукайҗан! Чишмә җырлап, кеше елап туа, Җырлап киткән үлми һичкайчан! Н.Сафина |