ҺИ’ЧБЕР а. 1) Исемнәрдән алда килеп, шул исем белдергән нәрсәләр арасыннан берсе генә дә булмауны белдерә; берсе дә, бернинди, бертөрле дә. Күршеләрне калдырма бүләксез һичберсен дә. М.Мирза. Шуннан соң аюлар турысында һичбер хәбәр ишетелмәде. Гали Рәхим

2) Фигыльләрдән алда килеп, алар белдергән гамәлнең бер генә тапкыр да булмавын белдерә; һич, һич кенә дә, беркайчан да. Әмма әгәр дә һичбер эчмәсәң, Аллаһы Тәгалә синнән разый булыр һәм халык арасында исемең олуг булыр. К.Насыйри. Иртәнге чык тамчылары белән Таң нурлары гыйшык уйныйлар. Бер-берсенә сөю бүләк итеп, Иркәләнеп һичбер туймыйлар. К.Фатыйхова-Бәдртдинова

Һичбер сүзсез Бернинди каршылыксыз, бәхәссез, шунда ук. Олы бабам Ибраһим бит дустың иде, Әмереңә һичбер сүзсез башын иде, Исмәгыйльне – углын – сиңа корбан бирде. К.Гали. Һичбер хәлдә Нинди генә шартларда булмасын, беркайчан да. Театр һичбер хәлдә коры агитация урыны гына булып калырга тиеш түгел, ул бөек агитацион бурычларны үзенең специфик, сәнгатьчел чаралары белән үтәргә тиеш. Ф.Бурнаш. Һичбер шик юк Ап-ачык, бик билгеле, бәхәссез. Ияр өстендә әтәч сыман кукраеп утырган бу бәндә – Тимучинга Онон елгасын кичкән чакта очраган ут карашлы җайдак һәм, һичбер шик юк, ул мәркет бәгенең бик тә якын бер туганы иде. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә