ҺИЧ фар. рәв. 1. 1) Бөтенләй, бер дә. Мин ант итәм синең кабереңдә: Һич кызганмам явыз дошманнарны. Г.Кутуй. Ярар, без бит туганнар, уртак тел табу һич кыен түгел. А.Хәсәнов 2) Беркайчан да, һичбер вакытта, мәңге. «Әни» диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз! Һич ярамый «Әни» сүзен таптарга! З.Туфайлова 2. а. мәгъ. Бернинди, бертөрле дә; һичбер. Яшибез: тормыш иркен, тормыш мул, һәммәсе шәп, һич ихтыяҗ юк, эчәр суны чишмәдән ташыйлар, сөт-каймак, итне авыл хуҗалыгы институтының фермасыннан китерәләр, беренче сортлысын гына ашыйбыз. А.Гыйләҗев. Әгәр шулай мөмкин булса, Сәкинәне һич икеләнүсез барып алып кайтыр идем мин. В.Нуруллин ◊ Һич булмаса 1) Әгәр башка мөмкинлек булмаса, соңгы чара рәвешендә; ахыр чиктә. Матур кыз, һич булмаса ахыр гомеремне ир белән үткәрим дип, агач таяк белән йөри торган сиксән яшьлек бер картка куана-куана барды. Г.Тукай; 2) Ичмасам, хәтта. Җир йөзендәге күз яше һич булмаса бер генә тамчы кимедеме? Г.Ибраһимов. Һич кенә дә Бер дә. Шунысы гаҗәп әле аның: чит тел, гәрчә укуны авырлаштырса да, бу очракта һич кенә дә киртә булып тора алмый. С.Ибраһимова. Моның ни мәзәге бар икән? Аны Галимҗан һич кенә дә башына сыйдыра алмый. С.Поварисов. Һич шөбһәсез Бернинди икеләнүсез, катгый рәвештә; әлбәттә. Җиткерәбез без аңар бер бик матур шатлык хәбәр: Алдагы көзгә арыш, һич шөбһәсез, булыр чибәр. Г.Тукай. Штат төзү өчен әһәмиятле шартлардан берсе кеше булса, икенчесе, һич шөбһәсез, икътисадтыр. Г.Исхакый. Һич (тә) юкка Бер сәбәбе булмый торып; нигезсез рәвештә. Хатын һич тә юкка бәйләнгән булып тавыш куптара... А.Гыйләҗев. Каһәрләмә намусыңны, Битәрләмә һич юкка. Син бит бары сулар сиптең Янып сүнгән учакка. В.Фатыйхов |