ҺИНДЫБА и. гар. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан ачык зәңгәр чәчәкле, каты сабаклы, киптерелгән тамырыннан кофе суррогаты алына торган ике яки күпьеллык үлән үсемлек; фәрештә чәчәге, цикорий, күнаяк, буынчәчәк. Басу кырында зәңгәр чәчәк – һиндыбалар атынып утыра. Р.Батулла. Кара көзләрдә дә коелмый ул Кыр чәчәге – кыргый һиндыба. Р.Сәйфетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә