ҺИ’НДЧӘ рәв. 1. 1) Һинди телендә. Ватар – русча вода, немецча вассер, һиндчә уда сүзләренә якын. Н.Фәттах. Концерт бара. Хәмбәл һиндчә җырлый. Р.Сәгъди. [Мөхәммәтхан:] Мин үртәшмим. Һиндчә шулай була ул. Г.Каюмов

2) Һиндләр кебек, шулар гадәтенчә. Үзең уйлап кара: сүзе татарча, көе – этем белсен кайдан, башкару манерасы – һиндчә. Л.Әбүдәрова. Ә икенче көнне Санджайның апалары килеп, Светага сари кидерделәр һәм һиндчә бизәндерделәр. Г.Сөнгатуллина

2. с. мәгъ. 1) Һинд телендә булган. Һиндчә җыр

2) Һиндләрдә булган, кулланылган. Шуңа да карамастан, (Гомәр) ун яшендә инде грамматиканы, тел белеме теориясен, стилистиканы белә, һиндчә исәпләүгә, алгебра һем геометриягә күчә. Җ.Ильясов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә