ҺИНДУС и. ингл. < фар. иск. 1) Индус, һинд, һинд кешесе. Һиндусларның инглизләрдән «үрнәк вә мәдәният алулары» турында, большевикларның һинд вә мисырлыларны «үз милләтләренә мөстәкыйльлек бирү белән мактанып алдаулары» турында моңынчы татар әдәбиятында мисле күрмәгән ялганнар языла. Г.Исхакый. Кытай сәүдәгәре ефәк тукымаларын мактый, һиндус кулында – асылташлар, рум кешесе затлы савытлары белән мактана, болгар үзенең болгари күнен җәеп салган, кыпчак чабыш атлары алып килгән... Р.Зәйдулла

2) иск. Индуист, һиндуист. Һиндуслар гыйбадәтханәгә җыелган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә