ҺИНДИ’ и. фар. 1. 1) Һиндстан халкыннан булган, һиндстанлы; һинд. Җиргә Шәфәкъ йолдызыннан китерелгәнбез, оланнар. --- Башка халыклар Сириус дип йөртәләр үзен. Кытайлар, монголлар, һиндиләр үзләренчә атыйлар. Г.Госман 2) Һиндстанның дәүләт теле, һиндустанинең ике (һинди һәм урду) әдәби формасыннан берсе; русчасы: хинди. Һиндстанда рәсми телләрнең саны – 22. Дәүләт теле буларак һинди телен генә калдырырга маташканнар иде дә, башка телле өлкәләр моңа каршы чыкты. Р.Батулла 2. с. мәгъ. Һинд халкына яки теленә караган; Һиндстанга мөнәсәбәтле. Фарси Синдбад исеме һинди хәким Сидд-хапати исеменнән килә. А.Тимергалин. Бу Хәбибулланың бер һинди ишәге бар иде. Т.Ялчыгол |