ҺИНД-ЕВРО’ПА и. махс. Кайбер изафәле сүзтезмәләрдә килеп, «Көньяк Азия һәм Европа территориясендә тел уртаклыгы нигезендә берләшкән күпсанлы халыкларга караган» мәгънәсен белдерә торган сүз. Киң таралган рәсми фән раслаганча, иң элек, янәсе, һинд-европа халыклары барлыкка килгән, алар аңлырак, мәдәнирәк булганнар. Ф.Хатипов. Һинд-европа телләре моннан 8–10 мең еллар элек формалашкан, дип уйланыла. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә