ҺИНД и. гар. 1) Һиндстанда яшәүче төп халыкның атамасы һәм шул халыкның бер кешесе; индус. Өсләренә ефәк белән елык-елык итеп кенә торган атлас киемнәр киеп йөрүче, энҗедәй ак тешле, йолдыздай үткен күзле, кызыл я кара тәнле һиндләр, гарәпләр, кытайлар, тагын әллә кемнәр! Г.Бәширов. [Габдрахман:] Башка кинолар беткәнмени суң?! [Мөхәммәтхан:] Бар. Ләкин ул тавышсыз совет киноларына беркем дә килми. План үтәлми. Ә һинд киносына бөтенесе өерелеп килә. Г.Каюмов

2) Һиндстан. Бу гарәп дәүләте – гарәп хәлифәсен үз мактанычы белән торгызып, үз яклавына алып, бөтен Гарәбстанның зур өлешләрен үз яклавында итеп, Мисыр һәм Һиндне тәэмин итәчәк. Г.Баруди. Элек Казанда лимон, әфлисун, һинд чәе ише нәрсәләр юк, Мәскәүгә барган һәр кешегә шуларны алып кайтырга кушып җибәрә идек. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә