ҺИММӘТЛЕ и. иск. 1) Ярдәмчел, киң күңелле, ихсанлы, булышырга әзер булган. [Себер бае:] Афәрин, афәрин, сездә дә шундый һиммәтле яшьләр бар икән. Г.Камал. Менә хәзер Зәйнулла ишан хәзрәтне сөйгән, олуглаган һиммәтле байларның вазифасы – шул мөкатдәс хезмәткә акча табу. Г.Исхакый 2) Дәртле, гайрәтле, тырыш, энергияле. Шуның өчен ирләрне һиммәтле вә фазыйләтле кыласың килде исә, иң элек хатыннарга һиммәт вә фазыйләт, гайрәт вә диянәт үрәтергә кирәк. Г.Буби. Күп иде алар. Ачык карашлы, үткен хисле, ялкынлы күңелле, укуга бирелгән, халыкка хезмәткә чын-чыннан дәртле, һиммәтле вә өмидле егетләр... Г.Ибраһимов 3) Намуслы, абруйлы, дәрәҗәле; хөрмәт ителгән, могтәбәр. Таза, куәтле тәннән тышкы авырулар тиз арада юк булган кебек, Һаҗәр тирәсенә уралган гайбәтләр дә, бара торгач, үзеннән-үзе беттеләр, югалдылар. Ул – һиммәтле, атаклы Кадыйр байның бикәсе... Г.Ибраһимов. Ләкин һиммәтле, затлы икәнемне мин бервакытта да онытмадым. Д.Каюмова |