ҺИММӘТ и. гар. иск. 1) Ярдәм, булышлык, ихсан. Мәктәпме, мәдрәсәме, җәмгыяте хәйрияме, башка нинди дә булса бер тәрәккый вә мәдәният эшеме – һәммәсе-һәммәсе байларымызның һиммәте белән генә бара!.. Г.Ибраһимов. Җәмгыятькә ошбу һиммәт ияләреннән иганәләр тапшырылды. Һ.Такташ

2) Тырышлык, гайрәт, энергия, нәрсәгәдер салынган көч. Барлык һиммәтләрен, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүче-төкерүчеләр, – һичберенең үз башын коткарырга чарасы булмаганлыктан, бер-берсеннән ярдәм теләргә мәҗбүр булырлар. Г.Тукай. Кояшның кайралган кылычтай үткер нурлары ишекнең калҗайган такталары арасыннан сирпелеп, болай да күзсез келәт эчендәге караңгылыкны тагын да куерткан һәм андагы бар байлык, бар дәүләтне аерым бер илһам, аерым бер һиммәт белән тураклап ташлаган сыман. А.Хәлим

3) Намус, абруй, дәрәҗә. Олылык бишмәт белән түгел, һиммәт белән. Мәкаль. Ир кешегә һиммәт дигән нәрсә кыйммәт. М.Гафури. – Хуш, – диде Алмас, чын уен бик тирән яшереп, – мөселман кардәш һиммәте өчен тагын бер тырышып карыек булмаса – үз өстемезгә бик зур мәсьүлият алып, Мусаны үзебезгә җибәрүләрен үтенеп, Шәрык министрлыгына чын күңелдән шикаять языек. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә