ҺИҖРӘТ и. гар. 1) Бер урыннан икенче урынга күчү, күчеп китү; төпләнеп яшәр өчен башка урынга китү; эмиграция. Бу кузгалыш моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән һиҗрәткә тиң иде. Ф.Сафин 2) тар., дини Мөселманнарда ел исәбе башы булып саналган Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчеп китүе. Ләкин һиҗрәттән алтынчы гасыр ахырларына кадәр хатыннар һаман да ирләр белән катышалар иде. Г.Буби. Һиҗрәттән сон тугыз йөз илле ел узгач булды бу хәл. Р.Батулла |