ҺИДАЯТЬ и. гар. 1) Туры юлны күрсәтү, хакка өндәү. --- мәрхүм шәригате исламиягә бәни адәмне кысарга һәм тыгызларга килгән мәҗбүри бер карарнамә дип карамый иде, бәлки һидаять вә ислах илә галәмнең дөнья вә ахирәт, рәхәт вә сәгадәт арттыру өчен килгән нәсыйхәтнамә дип карый иде. Һ.Максуди 2) Туры юл, хак юл; мөселманлык, ислам. Озын сүзләрдән соң Муса әфәнде: «Мин аларны һидаятькә киләләр дип ышанам. Мин Фатих әфәнденең шул эше гөнаһын йолыр өчен эшләү дип беләм», – диде. Г.Исхакый . Һидаять юлына күндереп турайтам, дип көч түкмә, яраткач-яраткач, кәкре-бөкре килеш ярат, Йосыф! Н.Гыйматдинова |