ҺИБӘ’ ИТҮ ф. иск. Бүләк итеп бирү. [Ишан:] Шуннан соң әлеге ак күгәрченне күрсәтеп, әнә шул күгәрченне ишан хәзрәтеңә, ягъни мәсәлән, мине күрсәтеп, шушы әүлия бәндәгә тотып һибә итеп бир, диде. К.Тинчурин. [Габдулла Тукай] Милләтенең яшь буыннарына бетмәс-төкәнмәс зур бер дәүләт һибә итеп, дөньядан кичте. Г.Рәхим |