ҺИ ы. 1) Көтелмәгән хәлгә гаҗәпләнү, аптырап калу яки соклану, канәгатьлек хисләрен белдерү өчен кулланыла. Һи-и... Бөтенләй өлгереп, ир-егет булып кайткансың, димме... Г.Гыйльманов. Һи, сине, тфү, тфү, күзләрең!.. Г.Бәширов. Һи-и-и, Алланың бирмеше, нинди матур иртә. А.Гадел

2) Шелтәләү, ризасызлык һ.б.ш.ны белдерә. Һи, әле тиз генә буласың юк икән. Г.Камал. Һи, мактанчык! Бик исем китә. Андыйларны гына мин үзем дә беләм инде. Г.Бәширов

3) Ис китмәү, борчылмауны белдерү өчен кулланыла. Хәйләкәр карт чыпчык күзен дә йоммый җавап бирде: – Һи, апай, аның берние дә юк, бер гармунны яндырып, шуның көлен ашасаң, уйныйсың да китәсең. Н.Әхмәдиев. Һи, ярты сәгать кенә түзәргә була! К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә