ҺЕ-ҺЕ-ҺЕЙ ы. 1) Еракта торган кемне дә булса чакыру, ерактагы кемгәдер эндәшү сүзе; һә-һә-һәй 2) Тезмә әсәрләрдә иҗек санын тутырыр өчен ялгый торган музыкаль фраза буларак кулланыла. Һе-һе-һей! Кайчакта патшалар миннән Энҗе җыйдырса көчләп, Патша да юк, ил таркалды, Мин исән икән нишләп? Һе-һе-һей! Кая булдылар икән, дим, Минем җыйган энҗеләр? А.Хәлим |