ҺЕМ ы. 1) Нәрсәнедер әйтергә кыенсынып торуны яки базмауны белдерә. Һем... Шулай бит ул авыру дигәнең: бүген исән, ә иртәгә аяктан ега. А.Алиш. Фәннур әле бусын уйлап бетермәгән иде. – Һем... – дип төртелеп калды ул. А.Гыймадиев 2) к. һе. Әмма картның хөкеме әллә кайчан ук әзер икән: – Һем, тапкансың укыр китап! «Хуҗа Насретдин»! Укыйсың икән, саваплысын укырга кирәк. Г.Бәширов |