ҺЕ ы. 1) Гаҗәпләнү, шикләнү, ышанмау, аптырау хисләрен белдерү өчен кулланыла. [Әпрәй:] Һе, шулаймы, Биктимер абзый? А.Алиш

2) Килешмәү, кабул итмәү, яки, киресенчә, канәгатьлек, җиңелчә горурлык хисләрен белдерү өчен кулланыла. Һе, йоклатырсың Хәйрук абзаңны [каравылда торганда], мамык түшәктә генә йокларга ярата ул. А.Алиш

3) Ирония, җиңелчә шаяртуны белдерү өчен кулланыла. [Ләлә:] Синеке дә билгеле! Һе, акыллы баш! Классыгыз белән китмәс өчен, таныш врачларыңнан справка җыеп йөргәнеңне белмиләр, ди. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә