ҺӘШ ы. фар. Терлек-туарны, гадәттә сыер малын куганда әйтелә. Көтүче: – Әйдәгез, сарыкларым, китте башыгыз. Олы абзардан кече абзарга. Һәш, һәш! Татар балалар фольклоры. Нәгъләт! Сыер булса – «һәш!» дияр идең, сарык булса – «төррә!» дип, эт булса – «чәбә!» дип, кәҗә булса – «кәҗә ристан!» дип кычкырыр идең! Дуңгыз бит, чучка! М.Әмир |