ҺӘ’С-ҺӘС ы. Сарык куганда яки чакырганда кулланыла. Киребеткән кешеләргә «сарык» диләр, ни гаҗәп. Ник малларны кимсетәбез? Ялгышабыз, җәмәгать! Алар бездән тәртиплерәк, Эндәшсәң җаен табып, «Тәч-тәч!» дисәң килеп җитә, «Һәс!» дисәң, китә чабып... И.Гыйләҗев. Ирек көлеп артка карады: – Фас түгел, һәс диген син аңа, мәхлук сарыкка. Р.Кәрами |