ҺӘ’РЬЯКТАН рәв. к. һәрьяклап. Әһлетдин бабай Асияне мактарга тотынды: – Һәрьяктан булдыра торган уңган кыз, – диде. Г.Әпсәләмов ◊ Һәрьяктан җитеш к. һәрьяклап килгән. Әгәр дә без яраткан Равил Шәрәфи һәрьяктан җитеш, тормыш шартлары уңайлы, гөлбакчадай бер капиталистик илдә яшәсә? Ф.Мөслимова. Һәрьяктан килгән к. һәрьяклап килгән. Һәрьяктан килгән шушы кешенең дә бәхете булмасын инде, я... М.Хуҗин |