ҺӘ’РЬЯКЛЫ с. Нәрсәнеңдер төрле ягын, бөтен нечкәлекләрен эченә ала торган; күпьяклы, күпкырлы. Россиядә ислам диненең асылын, йогынтысын һәрьяклы, комплекслы һәм объектив өйрәнү әһәмиятле зарурилык булып тора. М.Хәсәнов. Әгәр дә башка халыклар безгә һәм читтәге татарларга әйбәт мөнәсәбәттә булсын дисәк, үзебездәге азсанлы халыкларга һәрьяклы ярдәм итәргә тиешбез. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә