ҺӘ’РЬЯКЛАП рәв. 1) Төрле яктан, һәр тарафтан. Артта янә шул шау чәчкәле шомырт куагы. Кортларга шул гына кирәк тә: һәрьяклап сырып алалар. К.Җәмит. Гүя шушы ак тәлгәшләр кызны һәрьяклап уратып алган. З.Мурсиев 2) Мөмкин булганча, төрле юллар белән. Айсылу һәрьяклап аларның күңелен табарга тырыша. Г.Бәширов. Төрле фән өлкәләреннән татарча дәреслекләр төзүне һәрьяклап хуплау тиеш. А.Тимергалин 3) Бөтен нечкәлекләрен дә игътибарга алып, җентекләп. Әмер бирү генә җитми. Әйткәнеңне һәрьяклап күзаллый белү дә кирәк. Н.Хәсәнов. Күренекле әдип Фәтхи Бурнашның иҗаты әле һәрьяклап өйрәнүне көтә. М.Шабаев ◊ Һәрьяклап килгән 1) Бөтен ягы белән җитеш; барысы да җиренә җиткереп эшләнгән. Дөньяда бер чибәр, һәрьяклап килгән, балкып торган хатын иде бит аның сеңлесе. Р.Габделхакова; 2) Булдыклы, уңган. Бар бит һәрьяклап килгән, талантлы кешеләр! Ә.Салах |