ҺӘ’РХӘЛДӘ рәв. 1. Шартлар нинди булса да, тәгаен, мотлака. Зиннур һәрхәлдә килеп өлгерергә тиеш иде 2. кер. сүз. функ. 1) Ничек кенә булмасын; бернәрсәгә карамастан, алаймы, болаймы. Һәрхәлдә, әтиебез кайтып, әйдәгез, үз яныма алып китәм мин сезне, димәде, хат язып та чакырмады. К.Миңлебаев 2) Әйтелгән сүзнең шиксезлегенә ышанычны белдергәндә кулланыла; һичьюгы. Бәхетле булырга бернинди дә каршылык юк, димәк. Һәрхәлдә, юк кебек. К.Тинчурин. Шәлперәеп төшкән карт, ди, ректор, көч ягыннан минем белән ярыша алмый, һәрхәлдә. Ш.Алпар |