ҺӘ’РКАЙСЫ а. 1) Телгә, искә алынган, сүз барган кешеләр, затлар барысы да аерым-аерым; һәркем. Бүлмәләрдә дә кешеләр мәш килә, берсе дә Яңгурага күтәрелеп карамый, һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Г.Әпсәләмов. Һәркайсы... табиб, шәфкать туташы, икътисадчы, укытучы, эшмәкәр буларак туган районы халкына хезмәт итә, берсе дә бәхет эзләп читкә китми. В.Галиев 2) Һәрбер, теләсә нинди, бер ишләрнең арасыннан берсе булган. Һәркайсы мәктәп Мәгариф министрлыгы хисабында булырга тиеш. Г.Баруди |