ҺӘ’РВАКЫТТАГЫЧА рәв. Һәрвакыт була торган шикелле, гадәттәгечә; моңа кадәр булган кебек үк. Әнкәсенең җылы йомшак кулы малайга һәрвакыттагыча гипноз шикеллерәк тәэсир итте. А.Тимергалин. Һәрвакыттагыча, безнең халыкка хас самими сөйләшү-аңлашу, бер-береңнең йөрәк җылысын бүлешү. Б.Рәхимова |