ҺӘ’РБЕР а. 1) Бер иш кешеләрнең, әйберләрнең яки күренешләрнең барысы да аерым-аерым; һәркайсы. Санэпидстанциядәге һәрбер кеше фатирлар буенча әллә ничә тапкыр йөреп чыкты. В.Имамов. Күпер-дуга! ...Һәрбер чыңы аның Тойгыларга килеп кагылган. Зөлфәт

2) Теләсә кайсы, теләсә нинди, очраган бер. Гел сагаеп яшидер күк, Гел сагынып яшидер. Шуңа һәр кош ахир аңа, һәрбер җәнлек яшьтидер. Г.Морат. Җирнең түгәрәк икәнен һәрбер мәктәп баласы да белә бит инде, коллега... Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә