ҺӘР а. фар. к. һәрбер 1. – Һәр өргән эттән курыккач, син чыннан да язма, – диде Тукай. Р.Батулла. Һәр сүзне көлкегә борырга торган юантык Гайнигөлеч рәхәтләнеп бот чапты: – Һай, Фәһимә, кеше көлдермә! С.Лашманчы ◊ Һәр бирмеш көн Көн дә, көн саен. Ә картлыкка таба барганда ярдәмгә мохтаҗлык Алланың һәр бирмеш көнендә геометрик прогрессия буенча арта бара. Ә.Мушинский. Һәр бирмеш көн таң ата. Р.Маннапов |