ҺӘ’ММӘ а. фар. 1. Бөтен, барлык, барча, һәр, һәрбер, җөмлә. Соңыннан һәммә укытучы: «Бәй, кыңгырау сары төстә буламыни ул!» – дип тел шартлатты. А.Гыймадиев. Габдерәшит бабай күзен йомган да битендәге һәммә җыерчыгы белән елмая... А.Тимергалин 2. и. мәгъ. Булган һәр кеше; бөтен нәрсә. Закир, юри шаяртып, аны (яшь киленне) һәммәгә күренерлек рәвештә табынның уртасына тартты: – Нәрсә син? Г.Ибраһимов. Бездән тыш тирә-күрше хуҗалыклар, район үзәге, больница, мәктәпләр, фермалар – һәммәбез бушлай нефть ягабыз. А.Гыйләҗев. Бер ай узганнан соң, тиле авызын ачкан һәм һәммәгезгә мәгълүм теге җөмләне әйткән. И.Юзеев |