ҺӘМЗӘ и. гар. лингв. Тавыш ярыларының йомылуы һәм кисәк ачылып китүе нәтиҗәсендә ясала торган йомык шартлаулы саңгырау бугаз тартыгы һәм шул авазны белдергән тамга – [ء] билгесе. Бу канун гарәп хәрефләренә нигезләнгән татар язуы өчен мәҗбүри саналган, чөнки, татар телендә сүз сузык аваздан башлана алмый, дип өйрәтелгән, шуңа күрә сүз башында килгән сузык аваз алдыннан һәмзә язылган. Ш.Асылгәрәев. Мәсәлән, соңгы елларда тәкъвим кебек сүзләрдә ирен-ирен [w] урынына ирен-теш [в] әйтү, мәсьәлә, гаилә, сөаль, Гаишә, Наилә, рәис кебек сүзләрдә һәмзәне әйтеп тормау хаталары еш очрый. Р.Абдуллина |