ҺӘМ терк. фар. 1. 1) Бер үк вакытта, параллель рәвештә булган күренеш, эш-хәлләрне белдерә торган тиңдәш кисәкләрне яки тиңдәш җөмләләрне үзара теркәү өчен кулланыла. Ир-атлар арасында руслар һәм хохоллар күп ---. А.Әхмәтгалиева. Әй лә әфәнделәр, бары тик әфәнделәр һәм ханымнар гына! Г.Каюмов. Көч һәм сабырлык, өмет һәм ышаныч өстәгез! Г.Бәйрәмова

2) Берәр нәрсәне характерлый торган парлы сыйфатлар, рәвешләрне терки һәм шул нәрсәгә хас үзенчәлекләрнең бер үк вакытта табылуын күрсәтә. Тик менә Капустиннарны ярты сүздән танырга өйрәнү --- безнең өчен кирәкле һәм мөмкин эштер... А.Тимергалин. Алдый белеп алдый шулай дөнья, Хакыйкатьне бездән эзләтеп. Борынгылар аны читтән тапкан, Дога тотып һәм дә тезләнеп. Ф.Яхин

3) Бер-берсе белән эзлекле һәм сәбәп-шарт бәйләнешендә булган җөмләләрне яки җөмләнең фигыль белән белдерелгән тиңдәш хәбәрләрен терки. Малай, пуля тизлегендә атылып, ишекне ачты һәм... лапылдап идәнгә утырды. А.Гыймадиев . Шул рәвешле Көн белән Төн алышынып чыга башлаганнар, һәм Күк йөзендә безгә таныш Кояш белән Ай барлыкка килгән. Г.Гыйльманов

4) Фикергә аныклык кертә, экспрессивлык өсти торган «шуңа күрә», «шуның өчен», «ихтимал», «менә», «дә» алмашлык, бәйлек, кисәкчә, кереш сүзләр белән килә. Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик тавышы ишетелми... Һәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза. Ә.Еники. Университетта иң гадел, иң таләпчән һәм шуңа күрә иң авторитетлы укытучы санала ди бит ул Булыгин дигәннәре. В.Нуруллин

5) Саналып кителгән сүзләрнең соңгысы алдыннан гына килеп, тиңдәш кисәкләр рәте тәмамланганлыкны белдерә. Кояш, Ай һәм планеталар төрле тамгалар кушылмасы белән күрсәтелә. А.Тимергалин. Алар бу халәтнең ничек, нәрсә белән һәм кайчан бетәсен белмиләр иде... Д.Гыйсметдин

6) Саналып кителгән һәр тиндәш сүз алдыннан килеп, аларны берләштерә, мәгънәгә көчәйтү төсмере өсти. Шуннан соң авыл белән шәһәр арасындагы һәм экономик, һәм культура аермасы бик тиз бетәчәк тә, коммунизмга аяк басачак идек... В.Нуруллин

7) Әйтелгән фикерне тулыландыра, ачыклый торган җөмләләрне яки җөмлә кисәкләрен (өстәлмә конструкцияләрне) теркәү өчен кулланыла. Күрәсез, бу – тормыш үзе китереп куйган зур проблема, һәм ул чишелергә тиеш... Г.Гомәр. Минем беркемне дә сине яраткан кебек яратканым булмады һәм булмас та инде. З.Хәким

8) Җөмлә башында килеп, мәгънә ягыннан алдагы хикәяләүгә, алда әйтелгән фикергә бәйләнешле җөмләне терки. Әйе, сөенәм... Һәм башымда, күк гөмбәзен ертып узган яшен сыман, бер уй сызылып китә: ул минеке генә булачак. А.Мансуров

2. кис. функ. иск. Үзе бәйләнгән сүз яки сүз тезмәсенең мәгънәсен көчәйтү, ассызыклап күрсәтү өчен кулланыла; да, та. Мондагы төслүктер анда һәм казакълар гаскәре; камчылар – шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре. Г.Тукай. Бухгалтерия тәртибенчә тугры йөртелгән дәфтәрләргә мәхкәмәләр һәм ышанып кабул итәләр. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә