ҺӘЛА’К ИТҮ ф. 1) Үтерү, җанын алу. Ул пәри, моңа ялынып: – Әфәндем, әгәр дә мине һәлак итми калдырсаң, мин сиңа лаек һәм дөньяда тиңе булмаган бер гүзәлне табып бирүне өстемә алыр идем, – диде. К.Насыйри. Юк исә – я үз-үземне һәлак итәрмен, я башка берәр хәл булыр, икемез дә хур булырмыз. Г.Камал 2) Җимерү; җимерек хәлгә китерү, хәрабә итү. Ильич әйткән «кухаркалар»дан ашык-пошык әзерләнгән ачкүзле кадрлар, илнең дилбегәсенә чытырдатып ябышып, кул-аякларыбызга зынҗыр-богау салгач, чыннан да, барын да хәл иттеләр – 70 ел эчендә «барын да һәлак иттеләр» дип әйтсәк дөрес булыр. А.Тимергалин 3) Яндырып, суга батырып һ.б.ш. юллар белән бөтенләй юкка чыгару. Алар, шәт, профессорның, әгәр аның фондын гитлерчылар яки немец коммунистлары һәлак итмәгән булса, архивларында сакланадыр. М.Мәһдиев. Галәм тарихында үзен үзе аңлы рәвештә һәлак иткән цивилизацияләр дә билгеле. А.Тимергалин 4) Үсүдән, яшәүдән туктату; кыру (үсемлекләр турында). Бу төбәкләргә төшкән көл биредәге бөтен үсемлек дөньясын һәлак итә. Татарстан яшьләре 5) Зур бәхетсезлеккә, фаҗигалы хәлгә дучар итү; кыен хәлдә калдыру. Королёвны да, Гагаринны да гумансыз һәм имансыз система бер-бер артлы һәлак итте. А.Тимергалин. Һаварияне комсызлык, үз рәхәте турында гына уйлау һәлак итте. М.Яһудин. Ул алдады бичара Зәбирәне, Зариф һәлак итте бахыр кызны. Х.Мөдәррисова |