ҺӘЛА’К БУЛУ ф. 1) Вакытсыз гомер өзелү, фаҗигалы үлү, яшәүдән туктау. Безнең Әхмәт җизни сугышның беренче елында ук Смоленск янында һәлак булды. М.Талипов

2) Яраксыз хәлгә килү, җимерелү, бозылу. Әмма һич тә һәлак булган яисә ташландык кораб түгел ул, аның бар җире төзек, экипажы да исән-сау. З.Мифтахов. Дүрт-биш айлык үзизоляция режимыннан соң, кече бизнес һәлак була язды. Көчле давылдан соң игеннәр һәлак булды

3) Бөтенләй юкка чыгу. Икенче цивилизацияне кешеләр соңга калып ачтылар – ул һәлак булган иде инде. З.Мифтахов. Сәүдәгәрнең маллары боз астына китеп һәлак булды

4) Зур бәхетсезлеккә, фаҗигалы хәлгә дучар булу; кыен хәлгә калу. Мода дип, бәндәләр киенә бер төрле – Кырны баскан чүп үләне шикелле. Кайда монда нечкә зәвык, кайда әхлак? Кызганыч: шулай милли рух була һәлак. Р.Ханнанов. Шуның аркасында күп кенә талантлы язучылар һәлак булды. Т.Нәбиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә