ҺӘЛАКӘТ и. гар. 1) Фаҗигалы үлем. Ахыр чиктә ана, кызының һәлакәт алдында торуын күңеле сизенгәндәй, иренә радикаль чара да тәкъдим итеп карый. М.Хәсәнов. Төн уртасында кергәннәрдән берәү Казан губерна юстиция комиссары – егерме өч яшьлек Мартин Межлаукның һәлакәтен хәбәр ит[те]. Казан утлары 2) Тулы җимерелү, юкка чыгу хәле (кризис, сугыш һ.б.ш. сәбәпләр аркасында). Кайбер галимнәр күптән кисәтәләр инде: әгәр дә җирдә рухи чәчәк ату, рухи ренессанс башланмаса, табигатьне һәм бер-беребезне яратырга өйрәнмәсәк, дөньяны биләп алган контрольсез җитештерү, техник алгарыш кешелекне һәлакәт чигенә китереп терәячәк. Н.Шәрифуллин. Әмма онытма: большевиклар илгә, халкыбызга игелек эшләмәячәк, һәлакәт белән бетәчәк һәммәсе!.. Р.Мөхәммәдиев 3) Зур уңышсызлык, матди югалтулар, корбаннар алып килә торган вакыйга, бәла. Гади кешеләргә, гади хезмәт халкына иксез-чиксез һәлакәт һәм хәерчелек китерде сугыш. М.Хәсәнов. Хакимият белән халык бәрелешсә, һәлакәт туа. Т.Миңнуллин 4) Афәт, каза; зур фаҗига, фәлакәт; катастрофа, авария. Экологик һәлакәт чоры бу. А.Тимергалин. Машинасы тәмам эштән чыккан бит һәлакәт вакытында... В.Нуруллин ◊ Һәлакәткә салу Ахыры фаҗигалы үлемгә китерә торган хәлдә калдыру. Бәс, моңар бинаән мин Хакның боерыгын тотмыш булырмын, вә син үзеңне һәлакәткә салганың өчен, боерыгын тотмаганнар җөмләсеннән булырсың. К.Насыйри. Һәлакәткә ташлау к. һәлакәткә салу. Сугышны дәвам итү – калган гаскәрне да һәлакәткә ташлау булыр иде. Р.Батулла. Һәлакәт күзенә карау Фаҗигалы үлем куркынычы алдында тору. Һәлакәт тырнагы Фаҗигалы үлемгә, юк ителүгә илтә торган һәм котылуы имкянсыз дәрәҗәдә булган зур бәла-каза. Син шәһәрнең чык икенче ягыннан Юлга, качып һәлакәт тырнагыннан. Фирдәүси. Ханбалга Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәгә ябышты. Гүяки шушы чүпрәк аны һәлакәт тырнагыннан алып кала төсле иде. Ф.Яхин. Һәлакәт упкыны Нинди дә булса үлемгә китерә торган куркыныч. Инде бүгенге максатыбызны искә төшерик: бүген матур сүзе шундый һәлакәт упкыны алдында тора. И.Низамов. Мондый чакта ир кеше нишли: гадәттә, йөрәк ялкынына хәмер утын бөркеп, һәлакәт упкынын якынайта. М.Галиев. Һәлакәт чокыры к. һәлакәт упкыны. Дәүләт һәлакәт чокыры алдына килеп баса. Ә.Фәйзи |