ҺӘЙКӘЛТАРАШ и. гар.-фар. иск. Скульптор. «Һәркайсы рәссам да, һәйкәлтараш та, шагыйрь вә архитектор да» булган бу бөек шәхесләрне автор, өч сәнгать даһие, дип атый, аларның исемнәре хәзерге көндә дә Гомер, Данте, Шекспир һәм Гётелар белән янәшә йөртелүен күрсәтә. Г.Ибраһимов. Казанда рәссамчылык, һәйкәлтараш, гыймарәтчелек мастерскойлары бар икән. Ә.Еники |