ҺӘЙКӘЛ и. гар. 1) Берәр вакыйгага, тарихи шәхескә багышлап салынган архитектур яки скульптур корылма. Әгерҗедә Таҗи Гыйззәткә һәйкәл ачу тантанасына да бергә бардык. Г.Гомәр. Һәйкәлеңне алып атмакчылар Ераккарак халык күзеннән. Р.Миңнуллин. Мемориаль һәйкәл

2) Сакланып калган борынгы мәдәният объекты. Төркиянең Анкара, Истанбул, Измир, Бурса, Конья, Кайсәри һ.б. шәһәрләрендә урнашкан бай тарихи музейлары, урта һәм борынгы заман археологик һәйкәлләре күп кенә чит мәмләкәт илгизәрләрен бүген дә үзләренә җәлеп итеп тора. Т.Әйди. Архитектура һәйкәле буларак мәчет хөкүмәт карамагына алынды. Р.Батулла // Борынгы язма әсәр. Әлбәттә, Көнчыгыш Европада Күлтәгин, Төньюкукка багышланган ташъязмалар кебек мәһабәт язма һәйкәлләр юк. Татар әдәби теле тарихы

3) күч. Кемнең дә булса хезмәтләре һ.б. турында һәрвакыт искә төшереп торган, берәр эш-хәлнең җанлы чагылышы булган нәрсә. «Колыма хикәяләре» басылып чыкканнан соң, --- тәнкыйть әсәрне «шәхес культы корбаннарына куелган һәйкәл» дип бәяләде. Л.Минһаҗева. Атау түрендә авылга ямь биреп, үткәннәргә һәйкәл булып торсын... Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә