ҺӘЙӘТ и. гар. 1) Делегатлар төркеме, делегация. Шундагы ихтыяҗны белер өчен, Петроград комитеты, беренче уларак, акчалар, әйберләр берлән бер һәйәт күндерергә вә шул һәйәт арасына мөселман депутатларымыздан берничә кешенең керүе мотлакан лаземдер, тиештер. Г.Исхакый. Фаҗиганы тикшерү өчен, абруйлы журналистлардан торган һәйәт төзелде. А.Тимергалин

2) иск. Астрономия. Идел буе Болгар йортында 922 елда ислам дине тәмам рәсмиләштерелгәннән соң, төгәл фәннәргә, шул исәптән һәйәт гыйльменә яки голүме нөҗүмгә – астрономиягә ихтыяҗ арткан. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә