ҺӘДӘФ и. гар. иск. 1) Мишень, нишан, мәрә. Һилалдик кашларың – җәя ирер, керфекләрең – уклар, һәдәф аңа минем мәҗрух күңлем. М.Иманколый. Аткан ук һәдәфкә тиде

2) күч. Максат, гая, ирешү теләге булган нәрсә. Безнең голәма вә ахуннарымыз, ниһаять ялкау вә гыйлем куәтеннән бөтенләй мәхрүм булдыкларыннан, --- аңлау вә тикшерү бәласеннән котылуны һәдәф итеп тоталар, бәс, авыз тутырып, алар, бу – исламда бидгать, диләр, харам, диләр. Г.Буби



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә