ҺӘВӘСЛӘНҮ ф. Нәрсә белән дә булса мавыгу, кызыксыну; нәрсәгә дә булса бирелү, шуңа тартылу. Шаһикамал җаныем, мин соңгы вакытта үзбәк дусларымның җырларына колак салырга һәвәсләндем бит әле. Т.Әйди. Аучы да, балыкчы кебек, бер һәвәсләнсә, бу шөгыленнән туктый алмый. Шәһри Казан Һәвәсләнә башлау Һәвәсләнү билгеләре сизелү. Бу кыш мин мөхәррир булырга һәвәсләнә башладым. М.Фәйзи Һәвәсләнеп йөрү Күпмедер вакыт һәвәсләнү. Ул чакларда мин дә шулай һәвәсләнеп йөрдем. Д.Гыйсметдин Һәвәсләнеп китү Соңгы вакытта һәвәсләнү. Атасына охшап, ул бик яшьли балык тотарга, җәнлек эзәрлекләргә һәвәсләнеп киткән иде бугай… Ә.Еники. Шиһап карт, пенсиягә чыккач, радио тыңларга бик һәвәсләнеп китте. Ф.Яруллин |