ҺӘВӘСКӘР и. фар. 1. 1) Нәрсә белән дә булса кызыксынучы, мавыгучы кеше. Хәтерләре шигырьләр белән тулы һәвәскәрләр күп. Г.Хөсәенов

2) Махсус белем һәм квалификация алмыйча, берәр эшкә үзлегеннән өйрәнеп, шуның белән кызыксынып, мавыгып шөгыльләнүче кеше; үзешчән. Соңгы елларда узган тарихыбыз белән кызыксыну махсус белемле тарихчылар арасында гына түгел, ә туган якны өйрәнүче һәвәскәрләр арасында да бермә-бер артты. Ф.Фәтхи. Тавышлары бик матур, моңлы булган бу һәвәскәрләр тамашачыны таң калдырды. Х.Хаҗимов

3) күч. Эш рәтен белмичә эшкә керешүче, эш бозучы кеше

2. с. мәгъ. 1) Махсус белем һәм квалификация алмыйча үзлегеннән өйрәнгән. Һәвәскәр артистларның чыгышын милләттәшләребез һәрчак көтеп алалар. Я.Шәфыйков. Кызганыч, бөтен «Тулпар»ны иңгә-буйга айкап чыксам да, һәвәскәр итек басучыны очрату насыйп булмады. Л.Закиров

2) Профессионал булмаучылар тарафыннан эшләнгән, башкарылган, ясалган. Кыз бала сурәтен ул Таңсылу ханымның сабый чактагы һәвәскәр фотосыннан күчергән. А.Тимергалин. Үзешчән сәнгать коллективында һәвәскәр спектакльләрдә һәм концертларда мин башлап йөрүчеләрнең иң активы булып киттем. Ә.Рәшит. Язучы Рабит Батулла төшергән һәвәскәр видеоязмалар кулланылган. Н.Алан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә