ҺӘВӘС и. гар. 1. Теләк, арзу; дәрт, омтылыш; тартылу. Үзе бәгъзан яна, көя, өмитсезлеккә төшә, кайбер чакта бик зур дәрт вә һәвәс илә дә керешеп, өмитенең якынаюын да хис итә башлый иде. Г.Ибраһимов. Белемгә һәвәсе күренеп торган сәләтле улын Габделмәҗит хәзрәт тагын да ышанычлы кулга тапшырырга уйлаган булса кирәк, шуңа күрә Габделҗәббар мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөргән. М.Госманов

2. с. мәгъ. к. һәвәсле. Безнең яшьләр яңага бигрәк һәвәс шул. Г.Әпсәләмов. Авылдашының табын алып барырга һәвәс икәнлеген Рәнис моңарчы белми иде әле. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә