ҺА’У-ҺАУ иярт. 1. кбт. форм. к. һау. Викторның палатка янында әйләнгәләп өреп йөргән аю аулаучы эте Пират янына кунаклар ягыннан Фёдор Чусовитинның Найдасы чабып килеп җитте, һәм ике таныш эт, күрешү сөенеченнән һау-һау өргәләп, бер-берсен сәламләргә, үзара иснәшергә тотындылар. И.Хуҗин

2. и. мәгъ. Өрү, өрү тавышы. Аларны җиңү өчен, Дүрткүзнең һау-һавы гына ярдәм итә алмас шул. К.Җәмит. Колакларда – исерекләр сүгенүе, бульдог, овчаркалар һау-һавы... Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә