ҺАУЛАШУ ф. урт. юн. к. һаулау. Этләр, һаулашып, шуңа ябырылдылар, аларга инде качаклар да, сакчылар да кирәкми иде. Ф.Бәйрәмова. Безнекеләрнең тел белмәүләреннән файдаланып, тегеңә килеп сүз ката, теге саткан аяк киемнәрен караган була, үзләренчә һаулашып сөйләшә. Р.Латыйпов. Башка һаулашып тормадым. Шулай итеп, көтмәгәндә, һич юкка уеннан уймак чыкты да куйды, җәмәгать. В.Садыйков Һаулаша башлау Һаулашырга тотыну |