ҺАУЛА’У ф. 1) Өрү; һау-һау иткән тавышлар чыгару. Зур, усал эт аны һаулап каршы алды. Г.Ибраһимов. Әнчек этләр йөрер һаулап. Г.Морат. Маңкортлардан зомби туачак. Ул чагында зомби-зобанилар, Кызганмыйча хәтта үз милләтен, Һаулап өрә-өрә, чыбыркылап, Һәлакәткә таба куачак. Ф.Тарханова

2) Һай-һу куптару, хуплап, дәртләндереп гү килү. Ни гаҗәп: иң куәтле бәкләр дә бу фикерне һаулап күтәреп алмады. Мәйдан «Явыз», «Рәхимсез», «Дәһшәтле» Иванның бу миһербанлылыгын, бала җанлылыгын һаулап хуплады. Р.Батулла

3) Ризасызлык белдереп, гаепләп һ.б.ш. очракта тавыш күтәрү, талаша башлау

Һаулый башлау Һауларга тотыну. Үзең беләсең: обкомның бер ишарәсе булуга һаулый башларга әзер торучы кутыр кәнтәйләр җитәрлек бездә! Ә болай бер мин генә – бары бер кеше генә гаепле булып калды. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә