ҺАТИФ и. гар. иск. 1) Гаиптән аваз салган кебек хәбәр бирүче фәрештә

2) күч. Күз белән күреп булмаган рухи дөнья, гаип. Безгә күктән, һатифтән тавыш килә. Г.Камал. Һатифтән: «Ишеттек, ишеттек, үткәнне сөйләмә, киләчәкне сөйлә», – дигән тавыш ишетелде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә