ҺАП II иярт. 1) Нәрсәнедер кискен хәрәкәт белән авызга кабып җибәрү, тешләп алу, йотып җибәрү рәвешен белдерә. Кабартманың тырт итеп Дуңгызның танавы өстенә сикереп менүе булган, тегесе – һап, кабып та йоткан. Р.Вәлиев

2) Кемне яки нәрсәне дә булса кисәк эләктереп алу, тоту рәвешен белдерә. Үз юлына таба кинәт борылып киткән иде, ди, һап! Эләктереп алдылар, ди, аны министрның солдатлары... А.Алиш. Әгәр дә мәгәр, берәрсе киреләнеп йөрсә, аны шунда ук һап итеп эләктереп алалар да милициягә озаталар икән. И.Диндаров

◊ Һап та һоп к. һап-һоп. Силби чиләк өстендә Киерелеп утыра. Шоколадны һап та һоп Авызына тутыра. Х.Халиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә