ҺАП I ы. Сикергәндә, биегәндә һәм башка төрле киеренке эш-хәрәкәтләр башкарганда хуплау, дәртләндерү өчен әйтелә. Саескан ара-тирә: – Әйдә, һап! – дип көч бирә. Ф.Кәрим. Гаепләштән булмасын, тәкъсир, бу таяк белән мин сиңа орсам, син ике генә түгел, дүрт аяклы булырсың! Һап! Н.Исәнбәт. Һап, һап, һап кына, Очар коштай талпына. – Үчти-үчти итәм, – ди, – Тәпи атлап китәм, – ди. Р.Зәлиева |