ҺА’МАН-ҺАМАН рәв. 1) к. һаман ( 2 мәгъ.). Әмма һаман-һаман аларга табынып кына яшәп тә булмый. А.Әхмәдуллин. Нигә без һаман-һаман үшән ат сыман тәртә арасында йөрергә тиеш? А.Гыйләҗев

2) Әледән-әле, эзлекле рәвештә. Соңыннан, һаман-һаман теорияне тирәнәйтә барган саен, ул мәсьәләдә ачыклык күрә бардым... А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә