ҺА’МАН рәв. фар. 1. 1) Хәзергә чаклы, шушы вакытка кадәр, әлегәчә, һәнүз. Ире, клуб тирәсен урап кайтам әле дип, кичтән чыгып киткән икән дә әле һаман кайтмаган икән. Ф.Баттал. Без инде берничә ел дәвамында дәреслекләргә заказ бирәбез, ә алар һаман да юк… В.Беляева. А, ул матур төн, ул айлы төн һаман истә. З.Мәхмүди 2) Һәрвакыт, гел. Һаман акча сезгә. Ә миңа рәхмәт җитә. Ә.Баян. Безгә һаман күбрәк кирәк, тагын да артыграк кирәк! М.Вәлиев 3) Өзлексез, бертуктаусыз. Баскынчылар сафында үлем-китем саны һаман арта торды. В.Имамов. Нигә алар Һаман ераклаша бара бездән, Ераклаша бара гамәлләре? Г.Морат 2. терк. функ. Барыбер, шуңа карамастан. Бүрене күпме генә ашатма, һаман урманга таба карый. Мәкаль ◊ Һаман саен 1) Гел, һәрвакыт. Чакырма син мине һаман саен, Өметеңне юкка багълама. Р.Мортазин; 2) Торган саен, ара, вакыт һ.б.ш. үтү белән. Исмәгыйль боларның барысын да ишетте, әмма тора-бара, тавышлар һаман саен ерагая барып, тәмам ишетелмәс булды. З.Мәхмүди. Сүз белән мавыгып, канатларын һаман саен әкренрәк җилпи икән кошлар. Р.Вәлиев |