ҺАЙ-ҺУ’ ы. фар. 1. Берәр нәрсәгә әйдәп, дәртләндереп яки малларны кычкырып куу өчен кулланыла. Ул барактан чыккач, --- неводчыларның һай-һу тавышлары ишетелеп, --- кешеләр ду килеп акыра-бакыра вал әйләнәсендә йөгергәндә, ул ялгыз гына, хаста кеше кебек, пальтога төренеп йөрсен, имеш... Ш.Камал. Алар баштарак, һай-һу килеп, камчыларын айкый-айкый, урамның бер башыннан икенче башына чабып йөрделәр. Г.Бәширов

2. и. мәгъ. 1) Бер урындагы күп кеше авызыннан чыккан төрле тавышлар гөрелтесе, шау-шу. Хан урдасы корылып, Кылдай мәйдан тартылып, Ун мең казан аш салып, Ун мең төтен ут ягып, Һай-һу тагын башланды. Дастан. Нурлы битләр дә балкыган нур иде, бу кайгулар Кай тарафтан чорнаган битләрне? Кайда һай-һулар? Ф.Ибраһимов

2) Берәр нәрсәгә әйдәп, дәртләндереп кычкыру тавышлары. Аның дәртле һай-һулары, шаян җырлары бер генә минутка да тынмый. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә